20 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе – илебезнең инженерлык даны символы»
Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе предприятие генә түгел, ә илебез һәм Татарстанның инженерлык даны символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү производство берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Татарстан Рәисен «КМПО» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов озата йөрде, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
«Динамо-Татарстан» 15 нче тапкыр эчке эшләр министры кубогын яулады
Хокук саклау органнары ветераннары арасында милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышлап үткәрелгән эчке эшләр министры кубогына волейбол буенча XXI Бөтенроссия турнирының җиңүчесе билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
СИБУРның ике командасы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә беренче урын яулады
Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIV «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
-
Яңалыклар
Кырлайда Габдулла Тукайның Бакый Урманче ясаган беренче бюсты ачылды
Бүген Арча районының Кырлай авылында урнашкан Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукай бюстының ачу тантанасы узды. Бакый Урманче бюстны 1952-1954 елларда Алма-Атада яшәгәндә гипстан иҗат иткән.
-
Яңалыклар
Танылган язучы һәм журналист вафат булган
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» Дәүләт теле-радиокомпаниясе ветераны, тележурналист һәм язучы Индус Сирматов 89 нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» «Вести» хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Табиб уч төбенең төсеннән чирне билгеләргә мөмкин булуын аңлатты
Уч төбенең төсе, дөресрәге, аның үзгәрүе эчке органнардагы чиргә күрсәтергә мөмкин. Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип билгеләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Авиатор» сәнәгать технопаркында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Авиатор» сәнәгать технопаркында булды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов КМПО хезмәткәрләрен предприятиегә 95 ел тулу белән котлады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов КМПО хезмәткәрләрен һәм ветераннарын предприятиегә 95 ел тулу уңаеннан котлады.
-
Яңалыклар
Казанда яңартудан соң 4 нче бала тудыру йорты ачыла
Казан хастаханәләрендә 4 394 табиб һәм 8 179 урта медицина персоналы белгече эшли.
-
Яңалыклар
Җир өчен салымны ничек чигерергә? – Белгеч җавабы
«Пенсиягә чыккач, җир өчен салым да чигерелә, дип ишеттем. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Документларны ничек тапшырырга икән?» – дип сорый Балтач районыннан укучыбыз М. Хафизова.
-
Яңалыклар
Казан бюджетында кытлык дәрәҗәсе 4,4 млрд сум
Бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XI сессиясе утырышында депутатлар 2026 елга Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын 1,7 млрд сумга арттыру турында карар кабул итте.
-
Яңалыклар
Баулыда көрәш буенча «Нургали батыр» республика турниры узачак
5 декабрьдә Баулы шәһәре Спорт сараенда яшьләр арасында милли көрәш буенча «Нургали батыр» республика турниры узачак. Әлеге дәрәҗәле спорт чарасы күп тапкырлар Сабан туе батыры булган Нургали Усманов истәлегенә багышлана. Бу хакта Баулы районының «Хезмәткә дан» газетасы яза.
-
Җәмгыять
Кышын – үзгә тәрбия: гөлләр үстерүче Лилия Әмировадан киңәшләр
Салкыннар башлангач, тәрәзә төбендәге күп кенә гөлләрнең «тормышы» авырая. Алар төрле яклап «һөҗүм»гә дучар: астан җылыткыч батареядан коры һава өрсә, бүлмәне җилләткәндә, өстән үтәли җил борчый. Мондый шартларда үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә?
-
Яңалыклар
Алимент түләмәүчеләр өчен яңа чикләүләр кертергә тәкъдим ителде
Россиядә алимент түләүдән читләшүче гражданнар өчен чикләүләр исемлеген киңәйтергә мөмкиннәр. Сүз бурычлыларның мөлкәти һәм шәхси мөлкәти булмаган хокукларына кагылышлы өстәмә чаралар турында бара. Бу хакта «Известия» гә интервьюда Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристов белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Төпсез кое: Сабан туе милләтне саклый аламы?
Йөзләгән чара, меңләгән кунак, миллионлаган сум акча... Рәсми чараларда тел һәм милләтне саклау, үстерү турында сөйләшкәндә, төп күрсәткечләр әнә шуларга кайтып кала. Калыбы бер: «Фәлән сумга фәлән чара узды һәм анда фәлән кунак килде».